Апрель һәм май айларында байкерлар Алексеевск яшьләре белән Казанның Левченко бистәсендәге махсус мәктәбенә һәм Бөгелмәдәге “Ялкын” приютына бардылар. Барлык учреждениеләрдә дә “Настоящая Пасха” дигән спектакль күрсәтелде, Пасха бәйрәме тарихын һәм Тәүрат персонажларын белүгә уеннар үткәрелде. Әлбәттә инде, байкерлар теләге булган балаларның барысын да мотоциклларга утыртып йөрттеләр.
– Бу үзенә күрә миссионерлык проекты, – ди "Мотобратия во Христе" клубы президенты иерей Илья Маташов. – Имин булмаган гаилә балалары правослау мотоциклчылары һәм яшьләре белән аралашу тәҗрибәсе алдылар. Әлеге очрашу аларга тормышта үз юлларын табарга һәм Аллаһы Тәгаләбезгә якынаерга булышыр, дип ышанам. Катнашучылар барысы да әлеге сәфәрдән канәгать калдылар, һәм без киләсе елга да шундый бернәрсә үткәрергә планлаштырабыз.