Менә берничә ел инде республикада кече һәм урта бизнеска, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар эшли. Аларның күбесе дәүләт ярдәменең шушы чараларыннан файдаланды. Мәсәлән, кирәкле техника һәм җиһазлар сатып алуга дәүләт субсидиясе алырга булышучы “Лизинг-программа“ бизнеска әйбәт ярдәм булды. Аннан 18 якташыбыз файдаланды.
2012 елдан Татарстанда “Яшь фермерларга ярдәм” Программасы старт алды. Аның нәтиҗәсендә эшләрен яңа гына башлап җибәрүче товар җитештерүчеләрнең бушлай бирелә торган 1,5 млн. сумлык грант иясе булу мөмкинлеге бар. Алынган акчаны терлек, техника, җир, ашламалар, агу химикатлары, орлыклар һәм утырту материалы сатып алуга, шулай ук терлекчелек биналары төзүгә, ремонтлауга яки реконструкцияләүгә файдаланырга мөмкин. 2012 елдан 2014 елга кадәр безнең районда шундый грантны 6 млн. 344 мең сум күләмендә алты яшь фермер алды.
Шулай ук 2012 елдан терлекләр сатып алуга яки гаилә фермасы төзүгә матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” Программасы эшли башлады. Бу проект буенча шулай ук бушлай бирелүче грант күләме 5 млн. сумга җитәргә мөмкин.
– Узган ел 1 млн. сумлык грантның берсен якташыбыз, бер терлекчелек фермасы башлыгы отты. Өстәмә рәвештә ул “Лизинг-грант” Программасында да катнашты, аның буенча чыгымнарны өлешчә финанслау (70% х30%) каралган, өстәвенә аларның күп өлешен дәүләт субсидияли. Әлеге программа нәтиҗәсендә фермер тагын ике МТЗ-82 тракторы, пресс-җыйгыч һәм төягеч сатып алган.
Моннан тыш, быел йортларында өч яки аннан да күбрәк сыерасраган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппараты сатып алу өчен субсидияләр биреләчәк. Субсидия күләме, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, саву аппараты бәясенең 40%ын тәшкил итәчәк, ә өстәмә хакка салым, җиһазны монтажлау һәм транспорт хезмәтләренә чыгымнар субсидияләнми. “2015 елда агропромышленность комплексына дәүләт ярдәме чаралары турында” гы ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә Татарстан казнасыннан бүлеп бирелгән субсидиянең гомуми күләме республика буенча 20 млн. сум тәшкил итә. Бүгенгесе көндә район авыл хуҗалыгы идарәсе аны алучыларның исемлеген төзи.
Әле тагын узган елдан Татарстанда эшләп килүче техниканы яңарту (бу максатларга 44 млн. сумнан күбрәк бүлеп бирелгән) Программасы, кече бизнес вәкиллә- ренә бирелүче банк кредитлары процент ставкаларын түләү буенча чыгымнарны өлешчә каплау, ташламалы бәядән ягулык сату, сатылган сөт өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен субсидияләү һ.б.лар да бар. Кыскасы, республика җитәкчелеге кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә менә берничә ел буена күрсәтә торган чаралар шактый күп. Ә иң мөһиме, икътисадтагы барлык кыенлыкларга да карамастан, алар бетерелмәде, киресенчә, яңадан-яңа проектлар үсеш алалар...