Правослау динендәге кешеләрнең Олы көн алдыннан соңгы атналары

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Әгәр сез 40 көн пост вакытында чиркәүгә барырга вакыт таба алмагансыз икән, хәзер моны эшләү өчен иң кулай вакыт. Бу атнаның һәр көне “Бөек” дип атала. Олы көн –яңару, бөтен тереклек иясенең яңадан тууы ул. Ут, Олы көн күмәчләре, буялган йомыркалар аның символлары булып торалар. Олы көндә нәрсә дә булса эшләргә, хәтта өйне җыештырырга, сүгенергә, сагышка бирелергә дә ярамый – моның белән  без бәйрәмнең ямен җибәрәбез. Олы көн якшәмбедә төмамланмый әле, ул атна буе дәвам итә. Шуңа күрә шул көннәрдә бер-береңә кунакка йөрешергә, йомыркалар һәм төрле тәм-томнар белән бер-береңне сыйларга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International