“Куркынычсызлык фаразы”

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, атап әйткәндә, төрле һава шартларында тизлекне дөрес сайламау нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган авария хәлләрен булдырмас өчен хәзер полиция хезмәткәрләре юлларда профилактик рейдлар үткәрәләр: машина йөртүчеләрне туктатып, үзгәреп торучы климат шартларында, ягъни кар, яңгыр аркасында юлларда күз күреме начар булганда, алар боз белән капланганда дөрес хәрәкәт тизлеген ничек сайларга икәнен аңлаталар.  Шулай ук оешмалар, автотранспорт предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашулар оештыралар, эш урынындагы транспортны  йөртүчеләргә, механикларга һәм урындагы кешеләргә куела торган таләпләр турында сөйлиләр. Юл полицейскийлары мәктәп укучыларын да читләтеп үтмәделәр, аларга да корбан яки авария хәлләре сәбәпчеләре булмасыннар өчен юлларда үз-үзеңне дөрес тоту турында сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International