Байлар Сабасында өстәл теннисы буенча турнир

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Алексеевск районы бу ярышларга Лебедино мәктәбеннән өч спортчыны (тренерлары – Геннадий Типясев) тәкъдим итте. Мәсәлән, Илья Лапшин финалга чыгып, республиканың иң көчле спортчылары (ә алар 61әү иде) арасында 12нче урынны алды. Виктор Ульянко 17нче урынга чыкты. Ә Валерия Пашагина  барысын да үзенең җиңүгә омтылышы белән гаҗәпләндерде, ул финалда өченче урын өчен Сабаның көчле уенчысы белән уйнады, партияләр буенча 2:0 исәбе белән оттырды, уенда соңгы исәп 11:4 булды. Гомуми команда зачетында безнең район Татарстан Республикасының 20 районы арасында дүртенче урынны яулады. Молодецлар, котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International