Ак сәламәтлек тасмалары

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Моңа кадәр берничә көн элек Алексеевск волонтерлары профилактик акция үткәргән иделәр. “Сәламәтлек сессиясе” республика проекты кысаларында аграр колледж иреклеләре 1нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары белән берлектә “Сәламәтлегең – үз кулыңда”  акциясе үткәрделәр. Урамда, сәүдә үзәкләренең берсе янында агитация плакатлары тоткан малайларны һәм кызларны күрергә була иде. Алар үткән-барганнарга сигаретны конфетка алмаштырырга тәкъдим иттеләр. Анда катнашкан бөтен  кешегә символик ак тасмалар бәйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International