Игътибар: этләрне ату

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
“Хәзер сукбай этләрне системалы төстә ату бара. Шуңа да карамастан, урамнарда йөрүче этләр саны кимеми, – дип искә төшерә бистә мэры Александр Харитонов. – Яз җитте,  аларның “туйлары”  башлана, шуңа күрә эт өерләренең кешеләрне куркыту очраклары еш күзәтелә.Тиздән каникуллар башланачак һәм балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәчәкләр, ягъни хайваннар белән очрашачаклар. Шул уңайдан кешеләргә мөрәҗәгать итеп, маэмайлары кадерле булса, аларны караучысыз калдырмауларын, урамга йөгәнсез һәм муенчакларсыз алып чыкмауларын сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International