Шул уңайдан күп функцияле үзәкнең беренче каты фойесында, “Карусель” әйбер базары һәм үзәк район хастаханәсе поликлиникасы биналарында “Хәбәрдарлык әрҗә”ләре куелды, шунда алексеевскилылар коррупция күренешләре очракларына кагылышлы язма мөрәҗәгатьләрен сала алалар. Әйтергә кирәк, мөрәҗәгатьләр әрҗәләрне алганнан соң карау һәм карар кабул итү өчен Эшче төркемгә җибәрелә.
Шунысы үзенчәлекле: коррупция мәсьәләләре һәм теләсә нинди характердагы хокукка каршы эшчәнлек, шулай ук аларга мөнәсәбәте булган кешеләр турында мәгълүматлар белән бәйләнмәгән аноним мөрәҗәгатьләр карала, ләкин җавапсыз калдырыла. Шуның өстенә әдәпсез яки мәсхәрәле, шул исәптән хезмәт урынындагы кешеләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының тормышына, сәламәтлегенә һәм милкенә янаучы сүзләр язылган мөрәҗәгатьләр тиешле органнарга тапшырыла. Карау җирле үзидарә органнары компетенциясенә кермәгән мөрәҗәгать килгән очракта алар тиешле дәүләт хакимияте органына җибәрелә.
Шул рәвешчә, районның теләсә кайсы кешесе теләсә кайсы дәрәҗәдәге түрәләрнең ришвәтчелек, коррупция яки эш урыныннан файдалану фактлары турында берәр нәрсә күрсә яки ишетсә, түбәндәге ышаныч телефоннары: 2-43-49 (район прокуратурасы), 2-43-98 (РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Алексеевск районындагы полиция бүлеге) һәм 2-55-50 ( район Советы) телефоннары буенча шалтырата ала.