Торак секторда янгыннар килеп чыгуга юл куймау, кешеләр тормышының куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатында янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.
Электр
Электр приборларыннан куркынычсыз файдалану;
туклану шнуры яки вилкасы зарарланган яки тузган, шулай ук ток суга, кыза, ут яки төтен чыгып тора торган электр приборларыннан файдаланмагыз. Аларны махсус үзәкләрдә генә ремонтлатыгыз.
МИЧЛӘР ҺӘМ КАМИННАР
Мич җиһазларыннан һәм каминнардан куркынычсыз файдалану
мичләрдән файдалану чорында төтен юлларын корымнан өч айга бер тапкыр гына булса да чистартыгыз;
мичкә ягып җибәрер алдыннан аның төзеклегенә ышаныгыз.
Әгәр
мич стенасында ярыклар булса, аларны җентекләп балчык белән сылагыз.
ГАЗ
Газ җиһазларыннан куркынычсыз файдалану
Сабын күбеге ярдәмендә шлангларның һәм сырлы тоташтыргычларның герметиклыгын тикшерегез, газ чыгып тора, дип фараз ителә торган урыннарны сабын күбегенә чылатылган губка белән сөртегез.
Газ чыгып торса, сабын куыклары хасил була.
Газ горелкасын кабызу өчен баштан сызылган шырпыны аңа якын китерегез, ә аннары салмак кына газ кранын ачыгыз. Шуның белән бергә үтәли газдан да сакланыгыз – ул утны сүндерергә мөмкин.
АТА-АНАЛАРГА БЕЛЕШМӘЛЕК
Кечкенә балаларны өйдә үзләрен генә караучысыз калдырмагыз;
аларга янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгез;
шырпы, зажигалка, шәм кебек әйберләрне бала күз алдыннан ераккарак яшерегез.