Чүп тутырылган капчыкларны юл буена куярга кирәк.
Бистә мэры Александр Харитонов сөйләгәнчә, әлеге микрорайонда җиде контейнер мәйданчыгы бетереләчәк, ә каты көнкүреш калдыклары махсус эш режимы буенча чүп ташу машинасы белән чыгарылачак.
Бу елның март-апреленә каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы: эш көннәрендә (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга) – иртәнге 6дан 8нче яртыга кадәр, якшәмбе көнне – иртәнге 8дән 10нчы яртыга кадәр.
Эш көннәрендә машиналар хәрәкәте расписаниесе: Мамонов ур. – 6.00-6.04, Молодежная ур. – 6.05-6.10, Солнечная ур. – 6.11-6.16, Җиңүгә 50 ел ур.– 6.17-6.21, Савинов ур. – 6.22-6.27, Заречная ур. – 6.27-6.32, Коммунальная ур. –6.33-6.37, Новая ур. – 6.38-6.43, Светлая ур. – 6.44-6.48, Тукай ур. (Закамская урамына кадәр) – 6.49-6.53, Закамская ур. – 6.54-6.58, Тукай ур. (Закамская урамыннан соң) – 6.59-7.03, Летняя ур. – 7.04-7.08, Тургенев ур. – 7.09-7.13, Ленин ур. – 7.14-7.17, Дорожников ур. (так ягы) – 7.17-7.23, Дорожниклар ур. (җөп ягы) – 7.23-7.30.
Якшәмбе көнне машиналар хәрәкәте расписаниесе: Мамонов ур. – 8.00-8.04, Молодежная ур. – 8.05-8.10, Солнечная ур. – 8.11-8.16, Җиңүгә 50 ел – 8.17-8.21, Савинов ур. – 8.22-8.27, Заречная ур. – 8.27-8.32, Коммунальная ур. – 8.33-8.37, Новая ур. – 8.38-8.43, Светлая ур. – 8.44-8.48 Тукай ур. (Закамская урамына кадәр) — 8.49-8.53, Закамская ур. – 8.54-8.58, Тукай ур. (Закамская урамыннан соң) – 8.59-9.03, Летняя ур. –9.04-9.08, Тургенев ур. – 9.09-9.13, Ленин ур. — 9.14-9.17, Дорожниклар ур. (так ягы) – 9.17-9.23, Дорожниклар ур. (җөп ягы) – 9.23-9.30.
Күп фатирлы өйләр территорияләрендә урнашкан контейнер мәйданчыклары әлегә элеккеге урыннарында калачак. Ләкин якын арада әлеге өй кешеләренә дә яңа системага күчәргә туры киләчәк.
Әле һаман да “Полигон” ЧҖҖ белән килешүләре булмаган район кешеләреннән каты көнкүреш калдыкларын чыгару турындагы килешүне Ленин урамы, 94нче йортка килеп төзүләрен сорыйбыз. Тел. 2-62-60.