Табиблар үрнәк күрсәтте

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Ярышта катнашкан педиатрия бүлеге шәфкать туташы Ирина Фионина безнең белән җиңү серләрен уртаклашты һәм спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә әйбәт йогынты ясавы турында сөйләде.

– Без эстафетага бик яхшылап әзерләндек, һәр көнне чаңгы юлы дистанциясен үттек, барлык ярышларда: сезон ачылу, “Россия чаңгы юлы”нда катнаштык. Шулай дип әйтергә яраса, моны миңа Рафаэль Рифович йоктырды. Ул һәрчак хатыны белән спорт белән шөгыльләнә һәм төрле спорт чараларында катнаша.

Нәкъ менә ул киңәш биреп, мин чаңгыга бастым һәм бассейнга йөри башладым. Минем аркам авырта иде, Рафаэль Рифович миңа йөгерергә, чаңгыда йөрергә һәм йөзәргә киңәш бирде һәм төрле мазьлар, таблеткалар турында онытырсың, диде. Шулай килеп чыкты да – хәзер бер җирем дә авыртмый. Хәзер мин ярышларның күбрәк булуын телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International