Юбилеең белән, спорт мәктәбе!

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Район мәдәният йортында төрле елларда спорт мәктәбен тәмамлаучылар очрашты. Бу көнне сәхнәдә тренерларны, объект җитәкчеләрен, медицина һәм техник хезмәткәрләрне грамоталар белән бүләкләделәр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чуринны, спорт мәктәбе барлыкка килгәннән бирле директор булып эшләүче Рөстәм Кәбировны, районның спорт тормышын тамырдан үзгәрткән легендар кешеләрне алкышлар белән каршыладылар. Бүләкләгәннән соң фойеда барысы бергәләп рәсемгә төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International