Яшь ракетка осталары

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Редакциягә спорт мәктәбендә сөйләүләренчә, болар сайлап алу ярышлары булган: иң яхшы уенчылар бадминтон буенча үзәк лига ярышларында катнашачаклар.

2004 елгы малайлар арасында Айтуган Сөнгатуллин (1нче урын, Алексеевск), Никита Ильин (2нче урын, Биләр) һәм Айназ Мирзагалиев (3нче урын, Алексеевск) иң яхшылар булганнар. Шул ук яшьтәге кызлар арасында район үзәгеннән Илсинә Вәлиуллина җиңү яулаган, “көмеш”не Ялкыннан Виктория Михайлова, “бронза”ны бистәдән Наталья Сухова “эшләп алган”. 2002 һәм 2003 елгы малайлар арасында Алексеевскидан Дмитрий Ещев, Илсаф Хәйретдинов һәм Николай Банницин иң яхшы уйнауларын күрсәткәннәр. Кызлар арасында Левашеводан Карина Боброва, Биләрдән Анна Рузанова һәм Кыр Шунталысыннан Гөлзада Гайсина аерылып торганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International