Республика конкурслары Барысы да лаеклы

2015 елның 27 феврале, җомга

– Конкурс башланыр алдыннан  район мәдәният йорты залында конкурсантларның гына түгел,  ә бәлки тамашачыларның да дулкынлануы сизелеп торды. Бу тикмәгә генә түгел,  соңгылары арасында конкурсантларның уңыш теләп торучы төркемнәре вәкилләре:  шул ерак араларны үтеп килгән якыннары, туганнары, дуслары да бар иде бит. Ә “Газпром трансгаз Казань”ЧҖҖның җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте начальнигы Гүзәлия Минкина, “Хатын-кызлар инициативасы” Татарстан төбәк иҗтимагый хәрәкәте идарәсе рәисе Татьяна Ларионова һәм “Сөембикә” журналының директор урынбасары Рәмзия Кашапова  жюри ролендә чыгыш ясадылар.

 Сайлап алу этабына барлыгы республиканың сигез районыннан: Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Спас, Чистай, Нурлат һәм Алексеевск районнарыннан 29 конкурсант җыелды. Лауреат исеменә дәгъва итүчеләрнең һәркайсына аны конкрет номинациядә (ә алар барлыгы унау иде) чыгыш ясарга: үзенең “визит карточкасы”н яки фото-видеорепортажын тәкъдим итәргә, анда ярышучыларның гаилә әгъзаларының, аларның хезмәттәшләренең катнашуы, шулай ук конкурста катнашучыларның һәртөрле казанышларын һәм хезмәтләрен чагылдырырга, моннан тыш, жюрига фотографияләр белән иллюстрацияле альбомнар  тәкъдим итәргә, үзешчән номеры күрсәтергә һәм, мөмкин булса, матур итеп бизәлгән стендтан файдаланырга кирәк иде. Ә инде үзләренең уңай тасвирламаларын тулыландыру өчен, жюри фикере буенча, иҗат бәйгесендә катнашучылар, конкурсантлар үз тормышларыннан иң кызыклы фактларны сөйләргә тиеш иделәр.

Шунысы үзенчәлекле, барлык конкурсантлар да, жюри күзлегеннән чыгып караганда, лаеклы чыгыш ясадылар, үзләрен бөтен яктан: үз эшләрендә белгеч итеп тә, җәмәгать эшлеклесе һәм меценат итеп тә, иганәче һәм уңышлы бизнесмен итеп тә күрсәттеләр. Алар барысы да уникаль: кемдер үз эшен алып бара, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә, мәктәптә укыта, хәтта Коръәнне өйрәтү буенча бушлай дәресләр алып бара, ә кемдер шигырь чыгара, җырлый, бии, гөмбә һәм җиләк җыярга, консервларга, буш вакытын табигать кочагында үткәрергә ярата. Ләкин аларның барысын да бөтен йөрәкләре белән ярату сәләте берләштерә. Әле тагын дәгъва кылучылар теге яки бу дәрәҗәдә артистлык сәләтенә дә ияләр, бу җиңүчеләрне сайлап алганда мөһим роль уйнады. Үз чыгышларын кызыклырак итү  теләге белән янган күп кенә хатын-кызлар һәм ир-егетләр билгеләнгән регламентка сыеша алмадылар һәм 7 минут урынына аларның театральләштерелгән тамашага әйләнгән кечкенә сценкалары 10-15 минутка, алай гына да түгел, 20 минутка кадәр сузылды.

– Сайлап алу турында катнашучыларның дулкынлануларына да карамастан, түземлелек һәм тынычлык кыюсызлыкны һәм югалып калуны җиңеп чыкты. Монда Әлки мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Филипповага тиешле бәяне бирергә  кирәк. Кырыс жюри һәм күпне өмет  итүче тамашачылар алдына сәхнәгә чыгып баскач, ул, берничә тапкыр ык-мык килүенә дә карамастан, тәкъдир итүне үткәрергә үзендә  ничектер көч тапты һәм шигъри формада (чыгышын ул үзе язган – Авт.) үзенең яраткан эше, кадерле ире һәм искиткеч дүрт кызы турында сөйләде. Сүз уңаеннан әйткәндә, кызларның икесе әниләре белән мәхәббәт турында бик матур җыр җырладылар. Нәтиҗәдә Лидия Николаевнаның чыгышы әйбәт килеп чыкты һәм жюри тарафыннан  тиешле бәяне алды.

Гомумән, әйбәт итеп әзерләнгән тәкъдир итүләр күрсәткәнчә, иң яхшыларны сайлап алу жюри өчен җиңел булмады, чөнки бит һәр дәгъвачы шундый зур хезмәтләре өчен иң зур рәхмәт сүзләренә лаек. Ләкин шулай да сайлап алырга туры килде, нәтиҗәдә һәр район буенча лауреатлар билгеләнде, калган катнашучыларга дипломант исеме бирелде.

– Иң лаеклыларны аерып алу җиңел булмады, – диде үзенең соңгы рәсми чыгышында Гүзәлия Минкина, – чөнки катнашучылар шулкадәр ашкынып үз өлешләрен кертергә һәм үз районнарына уңыш китерергә теләде бит. Шуңа күрә барысы да бүләккә лаек...

– Хатын-кызларыбызның нинди талантлы булулары гаҗәпләндерә, – дип билгеләп үтте  Татьяна Ларионова. – Иҗади башлангычка һәм кешеләрне, табигатьне, Туган илне, ата йортын ярату сәләтенә ия булып кына менә шундый спектакльләрне тудырырга мөмкин бит. Миңа Биләр мәктәбе директоры Любовь Стукалоның традиция буенча ветераннарны соңгы юлга турыдан-туры мәктәптән озатулары турында сөйләве бигрәк тә нык тәэсир итте һәм мин тормыштан  менә шулай җылылык һәм хөрмәткә тиенеп китәргә мөмкин икәнлеген аңладым.

Тулаем алганда, шулай ук жюри эшендә катнашкан башкарма комитет җитәкчесе Николай Чурин сүзләренә караганда, конкурсантларның барысы да булдырдылар. Чыннан да, 29 катнашучының һәммәсе дә, үз мөмкинлекләрен һәм күпьяклы сәләтләрен күрсәтеп, куелган бурычларын тулысынча үтәделәр һәм бу дөньяда үзең өчен генә түгел, ә янәшәңдәге кешеләр, игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ, кеше ярдәменнән башка яши алмаучылар өчен дә яшәргә кирәк һәм мөмкин икәнлеген исбатладылар. Моңа эшчәнлеге барыннан да элек иҗат итүгә, авылда уңайлы яшәү шартлары тудыруга юнәлгән Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев (“Изге йөрәкле ир-егет”)  һәм  опекасында физик мөмкинлекләре чикләнгән 150 кеше булган Чистай Интернат-йорты директоры Татьяна Попова (“Хатын-кыз – лидер” номинациясендә)  залда утыручыларны җиңел ышандырдылар. Алар барысы да, бер конкурсант хатын-кыз әйткәнчә, – нәни йолдызчыклар һәм барысы да, бертөрле булмаса да, яктыртып торалар. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге иҗат бәйгеләрендә катнашучылар һәм призерлар бар. Уңыш теләп торучылар төркеменнән гарипләр арбасына утырган бер егет белән бер кыз тамашачылар һәм әлеге конкурс  жюрие өчен  рухилык дөньясында һәртөрле чикләрне һәм чикләүләрне бетерүне символлаштыручы мәхәббәт һәм тугрылык турында бию башкардылар.

Менә шулай уңышка бару юлында очраган киртәләр куелган максатка ирешергә комачаулый алмады. Катнашучыларның җидесе дә, район мәдәният йорты методисты Рәфидә Гатина фикере буенча, матур чыгыш ясады. Өч конкурсант – “Ир- %егет – лидер”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Язмышым – һөнәрем” номинацияләрендә чыгыш ясаган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Бари Сөләйманов, өстәмә белем бирү педагогы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Хөснетдинова һәм “Ромашка” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Надежда Имаметдинова  конкурс лауреаты исеменә лаек булдылар. Калган катнашучылар: “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте җитәкчесе һәм Сугышчан дан музеен (бүген республикада аңа тиңнәр юк әле) булдыручы Николай Гордеев (“Ир-егет – лидер” номинациясе), Ромодан күп функцияле үзәк директоры, “Нечкәбил” Х республика конкурсының “Десерт”  номинациясендә  җиңүче дипломына ия булган Асия Сибгатуллина һәм Биләр мәктәбе директоры  Любовь Стукало (“Хатын-кыз – лидер” номинациясе), шулай ук Юрий Тюкарев дипломантлар булдылар.

Шунысы үзенчәлекле, Бари Равил улына һәм аның уңыш теләп торучылар төркеменә (спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренә) билбау көрәше буенча спорт ярышларында катнашу уңаеннан әзерләнүгә бер ай түгел, ә ике атна гына калып бара, ләкин килеп туган хәлләр аңа һәм аның командасына эчтәлекле һәм шул ук вакытта кыска чыгыш ясарга комачаулык итмәде.

5 мартта Бергә-бер сугышы сараенда булачак конкурс финалына сайлап алу туры лауреатлары киләчәк. Бу көнне финалистларны тантаналы төстә бүләкләү булачак, һәр номинациядә ел хатын-кызы һәм ир-егете игълан ителәчәк. Шулай ук җиңүчеләр гаиләләре, музыкаль коллективлар, эстрада башкаручылары катнашында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International