Президент белән очрашу

2015 елның 27 феврале, җомга

Тантаналы шартларда ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды.  Безнең районнан очрашуда тыл хезмәтчәне, элегрәк “Сугыш вакытында батыр хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән Павел Банницын катнашты. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була, ул өйдә өлкән ир-ат булып кала, чөнки әтисе, өч абыйсы һәм апасы фронтка алына. Мурзиха авылының  “Память Ленина” колхозында эшли. Үгез җигеп, Мурзихадан Казанга һәм Чистайга ягулык ташый. Сугыштан соң гомерен эчке эшләр органнарында эшләүгә багышлый.

Ветераннарны бүләкләгәннән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанага район башлыгы Владимир Козонков, Әфганстан һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International