Әлеге чарада кырык ветеранга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Җылы рәхмәт сүзләре белән медальләрне башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дмитрий Дерунов, район башлыгы урынбасары Галина Белова, ветераннар советы рәисе Николай Глазунов һәм шәһәр мэры Александр Харитонов тапшырды.
Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлары ветераннарга уңай тойгылар бүләк иттеләр.