Проблема – иске. Карар - яңа

2015 елның 13 феврале, җомга

– Александр Сергеевич, һәр кешегә кагылашчак әлеге үзгәрешләр турында укучыларыбызга сөйләп китегез әле.

– Асылда, каты көнкүреш калдыкларын җыю-чыгарып түгү системасының үзе үзгәрәчәк. Соңгы берничә елда халык чүп-чарын контейнер мәйданчыкларына куелган тимер башкаларга салып килде. Ләкин гражданнарыбыз көнкүреш калдыкларын чыгару белән генә чикләнеп калмыйча,  бөтен нәрсәне шунда ташыйлар: иске җиһаз да, сафтан чыккан көнкүреш  тхникасы да,  кирәкмәгән төзү материаллары да,  бакчаларындагы бәрәңгеботаклары да һәм күп кенә бшакалар да ташлана. Шуңа күрә мәйданчыкларыбыз, коммуналь хезмә хезмәткәрләре каты калдыкларны көнсаенг җыештырып алып торса да, мәйданчыктан читтә таралып ятучы зуп-зур чүплекләрне хәтерләтә. Өстәвенә бу яктан аңлату эше дә, җәза бирүләр дә булышмады.

Тау-тау булып өелгән чүпләрдән котылу өчен без махсус техника ялларга мәҗбүр булдык, моның өчен җирле бюджеттан күпме акча сарыф иттек.  Ләкин хәта шул эшг тә файда бирмәде. Бөтен җирдә шулай. Өстәвенә шунысын да исәпкә алырга кирәк:  контейнер мәйданчыкларына хезмт күрсәткән һәм калдыкларны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарып түккән өчен чыгымнар гаять зур, алар хәтта халык түләгән акча белән дә капланмый,  өстәвенә  әлеге хезмәткә бистәнең күп кенә предприятиеләре  һәм халыкның шактый өлеше бөтенләй дә түләми.  Шуңа күрә әлеге проблеманы хәл итүнең иске ысулыннан качарга, (ул берничә ел эчендә үзенең нәтиҗәле булмавын күрсәтте) һәм башка схемага күчәргә карар ителде. Якын арада барлык чүп-чар баклары һәм контейнер мәйданчыкларының киртәләре бетереләчәк, ә чүп-чар капчыкларын  алдан билгеләнгән урыннардан бистә буйлап узучы чүп машинасы җыячак. Өстәвенә болар махсус график буенча эшләнәчәк, бу хака газетада соңрак хәбәр итәрбез.

      Яңа система безнең район үзәгнедә берьюлы бөтен җирдә эшли башлаячакмы, әллә акрынлап кына кертеләчәкме?

      Без моңа этаплап карарга хәл иттек. Беренчеләрдән булып Мамонов, Яшьләр, Кояшлы, Җиңүгә – 50 ел, Савинов, Заречная, Юл төзүчеләр, Коммунальная, Светлая, Новая, Закамская, Тукай, Тургенев урамнары, шулай ук Ленин урамы (тулысынча түгел, ә 106нчы йорттан башлап, 112нче йортка кадәр) кушылачак. Ләкин бу ел дәвамында әлеге яңалык бистәнең бөтен территориясенә кертеләчәк.

      Гражданнарыбыз гадәт буенча калдыкларын иске урынга – элеккеге каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына ташламаслармы соң?

      Бу да игътибарсыз калмаячак: элеккеге чүп-чар ташлау урыннары  санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килмәсен дип,  барысы да тикшерелеп торачак (видеокүзәтү системасы куелачак, комиссияләр кизү торачак). Гоммуи кагыйдәләрне үтәмәгән өчен гражданнарга – 2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләр 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр административ штраф салыначак.

Уртак тырышлык белән без диваннар, суыткычлар һәм шуның ише иске-москы,ботаклар, шулай ук урам буйлап очып йөрүче целлофан пакетлар, шулай ук чүп-чар баклары янында ашарга эзләп йөрүче йортсыз-җирсез этләрдән котылачакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International