Спектакльләр булачак

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
“Иделкәем” балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр коллективларының республика смотр-конкурсы кысаларында район мәдәният йортының “Радужная фантазия” халык театры театр студиясе Ольга Ширенованың “Белый задумчивый снег” пьесасы (режиссеры Татьяна Самсонова) һәм Коры Көрнәле авыл мәдәният йортының (Дилбәр Казакова) “Кабартма” халык театры Абдулла Алишның “Куян кызы” пьесасы буенча куелган спектакльләре күрсәтеләчәк. Тамашаларга керү – бушлай. Теләге булган бөтен кеше чакырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International