Районыбыз көрәшчеләре

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 300дән артык спортчы катнашты. Алексеевск, Юеш Көрнәле һәм Чуваш Майнасы көрәшчеләре кергән районыбызның җыелма командасы, тренер-укытучы Бари Сөләйманов сүзләренә караганда, лаеклы чыгыш ясап, үз төркемчәләрендә II һәм V урыннарны яулаганнар. Республиканың барлык шәһәрләре арасында алексеевскилылар җиде призлы урынны алганнар. Урыннар түбәндәгечә бүленгән:

 Илнар Закиров (1нче Алексеевск урта мәктәбе) һәм Марина Калашникова (3нче Алексеевск урта мәктәбе) – беренче, Диана Игнатьева (1нче Алексеевск урта мәктәбе) – икенче, Тимур Вәлиуллин (3нче Алексеевск урта мәктәбе), Елизавета Захарова (1нче Алексеевск урта мәктәбе), Анастасия Лисенкова һәм Ләйсән Корбанова (икесе дә Юеш Көрнәледән) – өченче, ә Чуваш Майнасыннан Евгений Ершов – бишенче призлы урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International