Чаңгыда йөрү өчен яшь комачауламый

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Быел чаңгы ярышларын яратучыларны хәтта салкын да куркытмады. Көчле рухлы кешеләр чаңгыга басып, кышкы урманның бизәкләре белән хозурлана-хозурлана биш-алты чакрымны үттеләр. Ә урман ул көнне аеруча матур иде: агачлардагы бәс кояш нурларында көмеш төсенә кереп җемелдәде, ә чаңгы астында кар шыгырдады.
 Ярышлар башланыр алдыннан барлык катнашучылар күптән түгел республика укучылар
ы Спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган Зур Полянка чаңгычыларын сәламләделәр. Сүз уңаеннан әйткәндә, әлеге авыл спортчылары районда да җиңделәр.  Мәсәлән, Дарья Кислова, Алена Советникова һәм Мария Кислова 1997-1999 елларда туган кызлар арасында бөтен хөрмәт пьедесталын яуладылар.  Ә Алексей Фомин һәм Андрей Иванов 2004 елда туган малайлар арасында ике беренче урынны алдылар. Шулай ук Никита Александров (аграр колледж), Николай Мордвинов (2нче Алексеевск урта мәктәбе), Герман Зверев (1нче Алексеевск урта мәктәбе), Раиса Сергеева (Кр. Баран), Эльвина Мусина (2нче Алексеевск урта мәктәбе), Илсинә Вәлиуллина (4нче башлангыч мәктәп-бакча) үз категорияләрендә җиңеп чыктылар. Зурлар арасында финишка беренче булып Александр Дубровин, Алинә Мусина, Сергей Максин, Валентина Зайцева, Владимир Никешин, Альбина Миндубаева, Михаил Кузнецов килде.     
 Анна Ивановна Крылова өчен әлеге ярышлар 65 яше тулган көн белән туры килде, ул аны чаңгыда каршылады. Анна Ивановнаның көче һәм энергиясе ташып торды. Ул дистанцияне беренче булып үтте һәм юл уңаенда яшь чаңгычыларны да узып китте. Аны салкын һава аркасында суларга бераз авыр булуы гына борчыды, ә тулаем “барысы да яхшы һәм гаҗәеп” диде туган көнен билгеләп үтүче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International