Гражданнарны кабул итү

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
23 гыйнварда хакимият бинасында Дәүләт Советы депутаты, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева Алексеевск районында халыкны кабул итте.  Район кешеләре  җаваплар да, үз мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм дә алдылар. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмады. 6 кеше кабул итүгә үзе килде, ә  бистәдән 85 яшьлек бер әби консультацияне телефон аша алды. Депутатның киләсе кабул итүе март азагына планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International