Район башлыгының котлавы Яңа, 2015 ел белән!

2015 елның 2 гыйнвары, җомга

      Кадерле алексеевскилылар!

Барыгызны да Яңа, 2015 ел белән чын күңелдән котлыйм!

Тагын берничә сәгатьтән быелгы ел, моңа кадәрге еллар кебек үк, тарихның бер өлешенә әйләнәчәк.

Шушы бәйрәм алды көннәрендә без  матур вакыйгалар һәм яхшы казанышлар көтеп, киләчәккә өмет белән карыйбыз. Алда торган ел уңышлы башлангычларыбызны дәвам иттерү һәм район позицияләрен көчәйтү өчен бик әйбәт мөмкинлекләр бирәчәк.

Узып баручы ел гади генә булмады. Шул ук вакытта аның йомгаклары иртәгесе көнгә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирәләр. Район игенчеләре табигать  көйсезлекләре китереп чыгарган җиңел булмаган “имтихан” тапшырдылар. 2014 елгы Алексеевск “кәрваны” – саф авырлыктагы 9 мең тоннадан артык ашлык ул.

Алдыбызда төзелеш тармагында да җитди бурычлар тора: 14 мең квадрат метр торак төзелде, шуларның 108е – торак өй, шул исәптән авыл җирләрендә – 63 һәм район үзәгендә – 45. Берничә яңа объект, шул исәптән Сахаровка авыл мәдәният йорты, Масловкада, Ар.Баранда модульле фельдшер-акушерлык пунктлары һәм полиция участковыйларының өйләре төзелде. 220 урынга исәпләнгән бик матур балалар бакчасы балаларга бүләк булды.

Гомумән алганда, район 24 республика программасында катнашты. Яңа ел алдыннан без, бу программаларның барысы да үтәлде, дип горурланып әйтә алабыз. Төрле дәрәҗәдәге программаларның гамәлгә ашырылуы аркасында район 380 миллион сум инвестиция алды. Яңа гаиләләр корылу, балалар туу дәвам итә. Узып киткән елда 300дән артык яшь алексеевскилы дөньяга килде. Алар – безнең дәвамчыларыбыз һәм киләчәгебез.

2015 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы елы. Без  һәр россияле өчен кадерле датаны лаеклы каршыларга актив төстә әзерләнәбез. Безнең барыбыз өчен дә шушы Бөек Җиңүне яулаган  кешеләрне игътибарсыз калдырмау мөһим.

Кыр, ферма, төзү оешмалары хезмәтчәннәренә, азык-төлек  предприятиеләре һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләренә, педагогларга, табибларга үз эшләренә тугрылыклы булганнары, армый-талмый иҗади эшләүләре, профессионализмнары һәм җаваплылыклары өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

Яңа ел  алдыбызга башлангычларыбызны дәвам иттерү, шул исәптән барысын да яңабаштан башларга карар итүчеләр өчен  өмет-ышаныч уята.

Кадерле дуслар, бүген, сәгать телләре уникене сугуга без Яңа елны каршылаячакбыз. Әйдәгез, якыннарыбызны, иң кадерле кешеләребезне котлыйк. Яңа ел төне – өмет-хыяллар вакыты, һәм мин һәркайсыгызга тынычлык, мәхәббәт һәм теләкләрегезнең кабул булуын телим!
Бәхетле булыгыз! Яңа, 2015 ел белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International