Тиздән җиңүчеләрне беләчәкбез

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Март  уртасында башланган конкурс ике вакытлы этапка бүленгән һәм үз эченә “Иң актив  укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинациясен ала. Беренче номинациядә персональ нәтиҗәләр бәяләнә. Биредә укучылар, өлкәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең uslugi.tatarstan.ru Порталыннан файдаланырга булышып, электрон хезмәтләрдән файдалануда аларның активлыгы өчен баллар алалар. Тупланган балларны балалар истәлекле призларга алмаштыра алалар, үз районында аеруча күп балл җыйган өч иң актив катнашучы төп приз – ноутбукка ия булачак. Күптән түгел үз призларын безнең район буенча беренче этапта җиңүчеләр алды. Болар – 2нче Алексеевск урта мәктәбе вәкилләре Кирилл Онучин, Диләрә Хөсниева (әлеге мәктәпне тәмамлап, хәзер Казанда укый) һәм Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Айсылу Әхмәтова.

Мәктәпләр арасында җиңүче дип Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында рейтингта беренче урынны алган бер гомуми белем бирү учреждениесе таныла. Рейтинг “Иң актив укучы” номинациясендә укучылар җыйган балларны кушу юлы белән формалаша. Монда уртача күрсәткеч исәпләнә. Ул укучылар җыйган гомуми баллар санын укучылар санына тигез санга бүлүдән килеп чыга. Җиңүче интерактив җиһазлар комплекты белән бүләкләнәчәк. Конкурс йомгаклары буенча республика күләмендә өч мәктәп-лидер билгеләнә, алар компьютер классы белән җиһазландырылачак.

Мәкалә чыккан вакытка районда Родники мәктәбе лидер булды – ул республикада 13нче урынны алып тора. Районда Татарстан буенча 26нчы урында торучы Чув. Майна мәктәбенең дә җиңәргә өмете бар. Өченче һәм дүртенче урыннарда шул рәвешчә  Югары Татар Майнасы (38нче урын) һәм Коры Көрнәле (республика исемлегендә 48нче урында) мәктәпләре.

 

Мәгълүматларны мәгариф бүлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International