Сәламәтлек файдасына акция

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Ноябрь азагында наркотикларга каршы «SMS-балалар  – Яңа дулкын» проектында катнашучылар бистә урамнарында “Сәламәт ана –сәламәт бала” исемле акция үткәрделәр. Акция Әниләр көненә туры китерелде. Узып баручы аналар викторина сорауларына җавап бирделәр. Һәр катнашучының беләгенә кояш, иминлек һәм уңдырыш символы булган кызгылт-сары төстәге тасма бәйләделәр, мәхәббәт билгесе итеп йөрәкчекләр бүләк иттеләр һәм бәйрәм белән котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International