Көнүзәк тема Тәртип бозучылар азаермы?

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлекчәсе начальнигы Илфат Җаббаров фикеренчә, закондагы төзәтмәләр юллардагы кагыйдәләрне кырыслатырга гына түгел, ә бәлки аеруча да булдыклы машина йөртүчеләр өчен “котылу юлын” ябарга да булышачак. Беренче чиратта, аның сүзләре буенча, әлеге үзгәрешләр “яшел елан” тәэсирендә юлда йөрүнең бернинди начарлыгын да күрмәүчеләргә кагыла. Юл хәрәкәте инспекторлары белән очрашканда алар, кагыйдә буларак, үз хокукларын яхшы беләләр, ләкин никтер вакыйфалары турында оныталар. Элек процессуаль гамәлләр (исереклекне билгеләү өчен карап чыгу, транспорт чарасына идарә итүдән читләштерү, машинаны тоткарлау, әйберләрне һәм документларны тикшерү, аларны алу)  андый “әз генә эчкәннәргә” карата бер-ике пүнәтәй булганда гына үткәрелә иде, аңлашылганча, алар әле гел генә янәшәңдә булып та тормыйлар бит. Хәзер бу проблеманы юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә хәл итәргә кирәкми инде – машина йөртүченең аек булмау фактын исбатлау өчен алар үткәрә торган тикшерү  процедурасының видеоязмасы да җитә. Ул актка яки хокук бозу турындагы беркетмәгә теркәлә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга яратучылар өчен тагын бер күңелсез хәбәр: хәзер инде машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү срогы төгәлләнгәннән соң медицина һәм нарколог белешмәсе генә җитәрлек булмаячак. Автомобиль йөртүгә таныклыкны яңадан алу өчен машина йөртүчегә тагын бер тикшерү узарга – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә үзенә күрә бер имтихан тотарга туры киләчәк. Әлбәттә  инде, бу яңалык тракторчыларга да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International