Орлык кирәгеннән артык

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бигрәк тә сабан һәм көзге бодай орлыгын кирәгеннән 1,5 тапкыр күбрәк әзерләгән “Элита”, “Трио” кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук Илшат Гомәров һәм Евгений Трошиннарның  крестьян-фермер хуҗалыклары аерылып торды.

–Әлеге орлыклык материалның торышына килгәндә, – ди Алексеевск районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Алексей Козин, –хәзерге вакытта Россельхозцентр белгечләре аның сыйфатын җентекләп тикшерәләр. Бүген үк инде, районның барлык хуҗалыкларында да диярлек орлыклар кондицияле, ягъни киләсе чәчү өчен яраклы, дип ышаныч белән әйтергә була. Ә инде бу, һичшиксез,  киләсе елда әйбәт уңыш алуга гарантия булып тора. Эш  һава шартларына һәм язын кырга чыгарга әзер булып торуга гына терәлеп кала.

Моннан тыш, “Родина” колхозында бөртекле культуралар орлыгы җитәрлек салынып кына калмаган, ул шуның өстенә югары репродукцияле дә. Бу да киләсе ел уңышының күләменә һәм сыйфатына уңай йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International