Тагын теннисчылар уңышы

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Октябрьдә 1997 елда туган һәм аннан кечерәк спортчыларыбыз Әлмәттә узган ТР беренчелегендә авыл районнары арасында икенче гомумкоманда урынын яуладылар. Менә чираттагы уңыш: 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшь теннисчылар республика башкаласында 13-15 ноябрьдә узган Татарстан беренчелегендә авыл районнары арасында өченче гомумкоманда урынын алдылар. Шул рәвешчә, Алексеевск районының медальләр копилкасын лебединолылар Аксана Йосыпова, Валерия Пашагина, Яна Рамазанова, Виктор Ульянко, Илья Лапшин һәм Кр.Бараннан Станислав Фомин тулыландырды. Алар барысы да җыелма команда әгъзалары булып торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International