Шоп-шома үтеп китте

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бу юлы “Сәламәтлек“ спартакиадасы кысаларында узган чемпионат 13 команданы җыйды. Әле беркайчан да моның кадәр районнар һәм кечкенә шәһәрләрнең җыелганы юк иде. Бистәнең беренче мәктәбе спорт залы өч көнгә баскет-холлга әйләнде. Хатын-кызлар баскетболы ир-атларныкына караганда хисчәнрәк һәм кызыклырак килеп чыкты, моңа җанатарлар да инанды.

Командалар дүрт төркемчәгә бүленде, аларның җиңүчеләре иң көчлеләр кубогына уйнады. Жирәбәгә салгач, кызларыбыз Саба һәм Лаеш спортчылары белән бер төркемгә эләкте. Әгәр сабалылар белән җиңел уйналса, Лаештан килгән көндәшләр белән уенның дүрттән ике өлешендә  шактый тир түгәргә туры килде. Ләкин бу уен да безнекеләр файдасына (51:25) тәмамланды. Шуннан соң инде ярым финал булды, анда без үзләренең төркемчәләрендә, Саба районы баскетболчыларына (27:33) гына бирешеп,  икенче урынны алган Буа вәкилләре белән уйнадык. Ярым  финалда да без 36:14 исәбе белән җиңдек. Икенче ярым финалда да  җиңүче билгеләнде. Болгар спортчылары Лаештан килгән көндәшләрен җиңә алдылар.

Финал киеренке булыр һәм уен очкога очко узачак, дип көтелде. Ләкин кызларыбыз уеннан уенга яхшырак уйный барып, Спас баскетболчыларына җиңәргә бернинди дә өмет калдырмадылар. Финал уенының нәтиҗәсе – 44:8. Безнекеләр яңадан республикада иң яхшылар. Ун кызыбыз республиканың авыл спортында төп кеше Видади Мәхмүдов кулыннан медальләр алды.

Чемпионатта районыбыздан башка Саба, Лаеш, Арча, Яңа Чишмә, Чистай, Түбән Кама, Питрәч, Азнакай, Буа, Спас, Аксубай һәм Зәй районнарының да катнашуын өстәп әйтәсе генә кала.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International