Оешма повар эше осталары арасында иҗади бәйгене район дәрәҗәсендә беренче тапкыр үткәрә. Тәҗрибә уртаклашуга һәм һөнәри осталыкны күтәрүгә юнәлдерелгән әлеге смотр-конкурс “Эдем” хезмәткәрләренең үзләре өчен дә, чакырылган кунаклар өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде: искиткеч матур итеп бизәлгән “Оазис” кафесы залында күңелгә ятышлы музыканың уйнап торуы, үзешчән сәнгать номерлары күрсәтү һәм әйбәт кәеф тудыручы игелекле алып баручыларның кулинария дөньясына үзенчәлекле экскурсы җыелучыларны кичә буена озата барды. Боларның барысы да, һичшиксез, төп максатлары үзләре сайлаган тематика буенча әзерләнгән өстәлләр һәм ашларны күрсәтү булган конкурсантларның чыгышларын бизәп һәм төрлеләндереп торды.
Шулай итеп, конкурс өч төп этапта узды: беренче этапта биш команда – “Оазис”, “Аида”, “Шанхай”, “Каенкай” һәм “Эдем”ның “Хуш исләр сере”җыелма командасы әгъзалары үзләренең “визит карточка”ларын тәкъдим иттеләр, шигъри яки җыр формасында эшкә һәм кешеләргә мөнәсәбәтләре турында сөйләделәр. Алар һәр көнне кешеләр өчен эшләп, кулинария шедеврлары тудыралар, үзләренең яңадан-яңа сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачалар.Ә менә поварлар нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен конкурсның “Өйгә бирелгән эш” (“Домашнее задание”) исемен йөртүче икенче этабында күрсәттеләр. Биредә икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева җитәкли торган жюри әгъзалары ашларның профессиональ дәрәҗәдә әзерләнүен, аларның сыйфатын, тәмен, ничек бирелүен, шулай ук өстәлләрнең әзерләнүен игътибарга алдылар. Конкурсның өченче “Иң яхшы бизнес-ланч” исемле этабында ярышучыларга, бәяләрен исәпкә алып, тәмле һәм тиз әзерләнә торган комплекслы төшке ашларны тәкъдим итәргә кирәк иде. Конкурсның төп өлеше дүртенче этап белән тәмамланды, аның барышында поварлар, берничә минут эчендә яңа яшелчәләрдән ассорти ясап, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Жюри туралган яшелчәләрнең чисталыгын һәм тиз башкарылуын, аларның төрле төрләрен бәяләде һәм бер үк вакытта калдыкларның күпме булуын да күзәтеп торды.
Нәтиҗәдә беренче урын “Туй өстәле” әзерләгән “Аида” кафесы поварларына бирелде. Икенче урында – юбилей бәйрәменә өстәл әзерләгән “Оазис” кафесы поварлары, җиңү өчен аларга берничә балл гына җитмәде. купшы фуршет өстәле тәкъдим иткән “ Хуш исләр сере” команда әгъзалары мактаулы өченче урынны яуладылар. Конкурсның барлык җиңүчеләренә һәм призерларына “Җәмәгать туклануы” кулланучылар җәмгыяте директоры Суфия Әхмәтҗанова истәлекле кубоклар, акчалата бүләкләр, матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
– Без поварларыбызның тиз арада һәм тәмле итеп теләсә нинди ризыкны әзерли алуларын, өстәвенә моның өчен кыйммәт булмаган азык-төлектән файдалануларын күрсәтергә теләдек, – ди Агыйдель Турнина. – Ә конкурста тәкъдим ителгән яңа ризыкларга килгәндә, алар безнең ассортиментны тулыландырачаклар, һәм без аны үзебезнең клиентларыбызга бик шатланып тәкъдим итә алачакбыз.
Минемчә, конкурс һөнәри үсеш өчен яхшы стимул булачак. Алга таба мондый иҗат ярышлары районда традициягә әйләнер, дип ышанам.
Инде алдарак әйтеп үтелгәнчә, экспертлар төркемен җитәкләүче Татьяна Сергеева конкурс турында болай диде:
– Мин бу гаҗәеп бәйрәмгә сокланып һәм гаҗәпләнеп бетә алмадым. Конкурс, минем күзлектән чыгып караганда, шактый югары дәрәҗәдә үтте. Барысы да вак-төягенә кадәр уйланылган иде, ә бит моның артында күп көч куюны таләп итә торган зур хезмәт тора. Ризык әзерләү өчен нигездә чит илнеке түгел, ә үзебездә җитештерелгән азык-төлек кенә кулланылган. Мондый ярыш тәҗрибәсе пешекчеләргә дә, тулаем “Эдем”га да алга таба үсү өчен гаҗәеп мөмкинлекләр бирәчәк.