Тарихны хөрмәт итеп Истәлекне саклап

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Революциягә кадәр бу авылда Казем бәкләрнең утары урнашкан, аларның ата-бабалары фарсылар булган. 1894 елда бу гаиләдә фаҗига килеп чыга: җәй көне Новоспасскига (ул чакта авыл шулай атала) яшь хатыны кенәз кызы Елизавета Оболенская белән Николай Казем бәк әти- әнисенә кунакка кайта. Алексеевскига сәяхәт кылганда карета әйләнеп каплана, һәм кыз  һәлак була. Берничә айдан соң бу гаиләдә тагын бер бәхетсезлек була – гаилә башлыгы, сенатор Александр Александрович Казем бәк үлә.
120 ел узганнан соң Казем бәкләрнең хәзер Мәскәүдә яшәүче яшь буыны, атап әйткәндә, Мария Громова  сенаторның исеме уеп язылган мәрмәр кабер плитәсен реставрацияләделәр. Мария Николаевнаның инициативасы белән  рус әдәбияты классигы Толстойның кыз туганы  Мария Львовна Казем бәк һәм кенәз кызы Елизавета Оболенская исемнәре язылган тагын бер плитә куелды. Шулай ук плитәләрне куюда Боратынскийның музей-йорты вәкилләре (анда Казем бәкләрнең зур гаилә  кыйммәтләре коллекциясе тора) һәм авыл халкы да катнашты. Иерей Анатолий (Волков) искә алу гыйбадәтен кылды.
Шунда ук тарихчы Леонид Абрамов, республиканың тарихи бергәлеге һәм Казем бәкләр нәселенең юллап йөрүе аркасында ТР Мәдәният министрлыгына XVIII гасыр башында төзелгән Новоспасск чиркәвен торгыза башлауны сорап хат җибәрелде, дип хәбәр итте. Хатка Россиянең күренекле мәдәният эшлеклеләре, шул исәптән танылган режиссер Никита Михалков та кул куйган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International