“Кояш астына җыелабыз Ишегалларында хәзер бик күңелле

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Бистә мэры Александр Харитонов сөйләгәнчә, җәй көне җирлек башкарма комитеты Татарстан Хөкүмәте үткәрә торган халык социаль проектлары конкурсында катнашты. Җиңүчеләр – 1 миллион сум, лауреатлар 580 мең сум алды.

– Безнең “Кояш астына җыелыйк” проекты ун җиңүче арасына керде, ә 43 гариза лауреат булды, – ди Александр Харитонов. – Аукцион нәтиҗәләре буенча сентябрьдә Түбән Новгородның “Авен” компаниясе 715 мең сумга Просторная, Есенин, Комсомольская, Гагарин, Набережная һәм Пионер тыкрыгы урамнарында алты балалар мәйданчыгы урнаштырырга кереште. Ә калган 285 мең сумга балалар таучыклары һәм карусельләре кую һәм урнаштыруга ачык аукцион игълан ителде, аларны кышкы чорда Чиркәү мәйданында Яңа ел чыршысы белән янәшә куярга планлаштырабыз.

Район җитәкчелегенә, Татьяна Сергеевага, депутатларыбыз Әлфия Әхмәтовага, Павел Колоколовка, Анатолий Рубцовка, шулай ук ТМШ рәисләре Марат Равиловка, Венера Бурчинага, транспорт хезмәтләре күрсәткәне өчен “Керамика -Маркет” ЧҖҖ директоры Алексей Банницынга, үземнең коллективым хезмәткәрләре Людмила Горохова һәм Елена Богомоловага рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге эш нәтиҗәбез кешеләребез тарафыннан лаеклы бәяләнер, дип ышанам. Балалар мәйданчыкларыннан файдалануны һәм аларның сакланышын депутатларыбыз һәм ТМШ рәисләреннән күзәтү астына алуларын сорыйм.

Балалар мәйданчыклары үсеп килүче буынның күңеленә бик ошаган. Есенин урамында мәйданчыкны урнаштырып бер- ике сәгать үтүгә үк, әлеге мәкаләнең авторы аны бала-чага сырып алганны күрде. Ә Комсомольская урамы, 41 йортта яшәүче Николай Миронов яңалыкның уңайлыгын билгеләп үтте:

– Мәйданчыклар зурларга да, балаларга да ошый. Хәзер балалар бирегә күрше йортлардан да килә. Алар үрмәлиләр, сикерәләр, таучыклардан шуалар, таганнарда атыналар. Без бик канәгать. Оныкларыбыз белән һәрчак биредә йөрибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International