Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә тәкъдим ителә:
1. 2014 елда районның социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары һәм 2015 елга фаразлар турында.
2. 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында (беренче укылыш).
3. Төрлесеннән.
* * *
Шул ук көнне иртәнге 10нчы яртыда район Советының утырышлар залында Алексеевск шәһәр җирлеге Советының ХХIХ утырышы булачак.
Эш көне тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә тәкъдим ителә:
1. 2014 елда Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә социаль-икътисадый үсешнең якынча йомгаклары һәм 2015 елга төп күрсәткечләрне фаразлау турында.
2. 2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты үтәлеше турында.
“Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлегенең 2014 елга һәм 2015-2016 елларның планлаштырылган чорына Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында”гы 2013 ел, 19 декабрь, 851 санлы Карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск шәһәр җирлеге бюджете турында.
4. Җир салымы турында.