“Җир кишәрлекләреннән рөхсәт ителгән файдалану”

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Россиядә барлык җирләр файдалану максатларында чикләнгән. Барлыгы авыл хуҗалыгы, торак пунктлар, сәнәгать, аерым саклана торган территорияләр җирләренең, урман, су фондлары һәм җир запасларының җиде категориясе билгеләнде. Аларның һәркайсы эшчәнлекнең аерым төрләренә туры килә. Ләкин әле һаман да алар тәртипкә салынмаган иде, ә аларның формулировкалары ирекле характерда булды. Мәсәлән, күпләр “административ биналар урнаштыру өчен” рөхсәт ителә торган файдалану төрләренең “офис бинасы төзү өчен” файдалану төреннән нәрсәсе белән аерылуын аңламыйлар. Ә бит җир салымының күләме формулировкага бәйле.  Төрлелекне бетерү өчен Икътисадый үсеш министрлыгы җир кишәрлекләрендә эшчәнлекнең рөхсәт ителгән төрләренең җентекле классификаторын эшләде. Ул бөтен җир кишәрлеген 12 төркемгә бүлә һәм аларны рөхсәт ителгән файдалануның 81 төре билгели. Мәсәлән, урман хуҗалыгы җирләрендә бары тик урман плантацияләре үстерергә, үзагач әзерләргә һәм урман утыртмаларын зарарлы кеше һәм табигый факторлар йогынтысыннан сакларга гына мөмкин. Җирле үзидарә органнары җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә һәм элек билгеләнгән рөхсәт ителгән файдалану төрләрен классификаторда каралган төрләргә туры китерергә тиешләр. Шуның белән бергә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә кертелә торган үзгәрешләр проекты буенча  халык алдында тыңлаулар үткәрү таләп ителми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International