– Бу – җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итүче, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклаучы Эчке эшләр министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары бәйрәме. Полиция хезмәткәрләре закон сагында нык торалар, бездә илебез һәм аның һәр кешесе ышанычлы яклаучы канаты астында яши, дигән ышаныч тудыралар.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итү – фидакарьлек күрсәтү, бурычыңа һәм биргән антыңа тугры калу, бәлагә юлыккан гражданнарга ярдәмгә килергә әзер тору үрнәге ул. Шуңа күрә кешеләр авыр минутларында нәкъ сезгә мөрәҗәгать итәләр.
Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре! Сезнең еш кына тормышыгыз өчен куркыныч тудыручы җиңел булмаган хезмәтегезне киләчәктә дә лаеклы үтәячәгегезгә, граҗданнарыбыз мәнфәгатьләрен җинаятьчел кул сузулардан ышанычлы саклаячагыгызга ышанам.