Кызын эләктереп, әни кеше урамга йөгереп чыга, күршеләреннән янгын командасын чакыруларын сорый һәм, баланы өй янында калдырып, котырынган янгынны сүндерү өмете белән өйгә керә. Үзе генә ут белән көрәшеп булмаячагын аңлагач, яңадан бала янына урамга чыга. Тик менә кызчык кына анда булмый: соңрак аңлашылганча, ул куркуыннан кире өйгә кереп, юрган астына качкан була. Баласы өйгә кергәндер, дип уйлап, әни кеше алгы як бүлмәгә чабып керә һәм бик каты төтен булганга күрә кызын көчкә капшап таба һәм янган өйдән чыгып китәләр.
Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерәләр. Янгын нәтиҗәсендә өйнең түшәме һәм түбәсе яна, стеналары да зыян күргән. Иске йорт булу сәбәпле, аны, мөгаен, яңадан торгызып та булмастыр.
–Булган хәлне исәпкә алып, – дип аңлата Садиг Йосыф углы, – ата-аналарга балалары белән кече яшьтән профилактик эшләр алып барырга кирәк, чөнки өйдә кайчан бәла чыгасын беркем дә белми.