Үзара булышып эшләргә Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияд

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Утырышта мәктәп директорлары, полиция, прокуратура, мәгариф, социаль яклау бүлекләре һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты. Аерым игътибар балигъ булмаган бер яшүсмер үз-үзенә кул салган Родникидагы фаҗигале хәл уңаеннан яшүсмерләр арасында суицид мәсьәләсенә бирелде. 16 яшьлек егет балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең еш кунагы иде, тәртипсез яшәү рәвеше алып барды, спиртлы эчемлекләр эчте, токсикоманиядә фаш ителде. Шул уңайдан хәвеф төркеменә керүче гаилә белән эшне көчәйтергә карар кылынган иде.

Прокурор урынбасары Денис Мәрдәншин, яшүсмерләр арасында җинаятьчелек дәрәҗәсе узган ел белән чагыштырганда үсә, барлык хезмәтләргә әлеге  үсешне туктату өчен үзара мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк, дип белдерде. Полиция участковыйларының балигъ булмаганнар белән эшләве турында участок вәкилләре начальнигы Александр Краснов сөйләде. Мәгариф учреждениеләрендә профилактик эш турында Равия Мортазина хисап бирде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина җыелучыларга авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән эшләү формасы һәм алымнары турында хәбәр итте. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов районның кайбер спортчыларын мисал итеп китерде, аларга спорт белән шөгыльләнү тәртипле гражданнар булырга ярдәм итте, дип ассызыклап әйтте. Татьяна Ширшова аграр колледжда яшьләр белән эшләү формалары турында сөйләде.  Ә Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев балалар һәм яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты. Утырышны район башлыгы урынбасары Галина Белова тәмамлады, ул балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар дәрәҗәсен киметү өчен барлык профилактика органнарының үзара тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеге турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International