Ветераннар программасы Яңа өй калкып чыкты

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Апалы-сеңелле Надежда белән Лида Ильиналар – балачактан инвалидлар. Әтиләре Бөек Ватан сугышында катнаша, фронттан кайткач та озак яши алмый – бакый дөньяга күчә. Алар яшьли әтисез калалар. Бүгенге көнгә кадәр әле алтмышынчы елларда ук төзелгән өйдә яшиләр. Яңа торактан алар канәгать. Өй ике өлешкә бүленгән: кухнясы, санузелы, иркен бүлмәсе һәркайсының аерым.

Яңа өйне карарга килгән район башлыгы Владимир Козонков авыл кешеләре белән аралашканда, районда ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы төгәлләнде диярлек, дип билгеләп үтте:


–Соңгы өч елда сезнең җирлектә генә дә программага 19 кеше эләкте. Нигездә болар – тол хатыннар. Гомумән алганда, моннан өч ел элек, әле программа башланып кына килгәндә, 100гә якын сугыш ветераны һәм 300  тол солдат хатыны  бар иде. Ветераннар, ни кызганыч, азайганнан-азая бара, хәзер алар районда нибары 40ка якын калды. Соңгы вакытта 300гә якын фатир төзелде. Алексеевскида тулы бер микрорайон калкып чыкты. Ветераннар өйләре белән янәшәдә балалар бакчасы да төзүләре тикмәгә генә түгел. Хәзер бу микрорайонда аларның балалары, оныклары, оныкчыклары яши. Шул исәптән сезнең кешеләрегез дә аннан торак алдылар. Әгәр кичләрен анда барып чыксагыз,  коляскалар төртеп йөрүче күп кенә яшь гаиләләрне күрерсез. Программа төгәлләнде диярлек. Без аңа  ничек кенә булса да эләккән кешеләрнең барысын да җәлеп итәргә тырыштык. Кр.Баран өчен инде бу дүртенче өй. Анда якты һәм җылы, бөтен шартлар тудырылган.  Шуңа күрә мин ачкычларны бик рәхәтләнеп тапшырам. Соңарып, әлбәттә, ләкин бу программаны моннан бер егерме ел элек эшләтә башларга кирәк булгандыр, ләкин барысы да бездән тормый шул. Һәрхәлдә дәүләткә рәхмәт, картлык көнендә булса да бүләк ясады. Акрынлап кына сезнең авыл җирлегендә дә нәрсә дә булса арта тора –  менә бу өйне төзедек, юлны бераз яңарттык, Зур Полянкада күптән түгел участковый өен ачтык. Төзекләндерү эше алып барылганлыктан, 1 миллион сумлык Президент грантын оттык.


“МСО-ТАПС” директоры Марат Вәлиев төзүчеләр коллективы исеменнән яңа өйгә күчүчеләргә бүләк тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы Тамара Иванова белән социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина да бүләкләр алып килгән иде. Өй хуҗалары һәм авыл кешеләре, үз чиратларында, кунакчыллык күрсәтеп, кунаклар өчен мул итеп табын әзерләгән иделәр, анда рәхмәт сүзләре яңгырады, табын җырлары җырланды.

Тату авылларда шулай бит: бер гаиләдә өй туе үткәрсәләр, ул бөтен кеше өчен бәйрәм була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International