Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов сөйләгәнчә, яшелләндерү өч юнәлештә узган:
– 11 октябрьдә Оренбург юлы буенда – 320, тагын 180 агач бистә урамнарында утыртылды. Нигездә болар каен, юкә, чыршы һәм миләш агачлары. Ә әлеге экологик акция 16 октябрьдә төгәлләнде, бу көнне Сабантуй үткәрелә торгна мәйданда 740 агач утыртылды.
Бистәне яшелләндерүдә инфраструктур үсеш бүлеге, капиталь төзелеш идарәсе, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, Биләр урманчылыгы, “Полигон” эшчеләре һәм аграр колледж студентлары актив катнашты. Агачларны район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев та утыртты. Утыртучыларның хезмәтен “Алексеевск электр челтәрләре” хезмәтчәннәре җиңеләйтте, алар махсус техника ярдәмендә үсентеләр өчен чокырлар ясап тордылар.
Сүз уңаеннан әйткәндә, элегрәк әлеге акция кысаларында утыртылган үсентеләргә ревизия үткәрелде, аларның 60 проценттан күбрәге үсеп киткән иде.
Алексеевск шәһәр җирлеге бистәне яшелләндерүдә актив катнашкан бөтен кешегә рәхмәт әйтә.