Призыв бүлеге начальнигы Сергей Крюков хәбәр иткәнчә, Ватанны булачак саклаучылар берничә торак пунктта булдылар:
– Призывник көне беренче тапкыр бистәдә генә түгел, ә бөтен район күләмендә үткәрелде. Баштан егетләр Хезмәт даны музеенда булдылар, анда якташларыбыз катнашкан Әфганстандагы һәм Чечнядагы вакыйгалар белән таныштылар. Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар һәм, бер минут тын торып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган алексеевскилыларны искә алдылар. Шуннан соң В.И.Абрамов исемендәге туган як музеена бардылар. Аннары Зур Тигәнәле авылына киттеләр, анда язучы Салих Баттал музеенда аның иҗаты һәм немецларда әсирлектә булганда фашистларга каршы эшчәнлеге белән таныштылар. Бәйрәм Биләрдә тәмамланды, монда армиягә китүче егетләр музей-тыюлыкны карадылар. Ә авыл мәдәният йортында алар өчен һәм авыл кешеләре өчен Башкортстанның легендар “Яшел беретлар” ансамбле чыгыш ясады, алар хәрби-патриотик җырлар башкардылар (шул ук артистлар район мәдәният йортында да булдылар – авт.). Шулай ук яшь солдатларга юл теләкләре белән район хәрби комисссары Дмитрий Дерунов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов һәм Александр атакай чыгыш ясады. Биредә аларга бәйрәм җыелмалары тапшырылды.
Бүген призыв комиссиясе үзенең эшен төгәлләде диярлек, һәм хәрби частьларга егетләрне беренче тапкыр озату 11 ноябрьдә башланачак. Көзге чакырылыш 30 декабрьдә төгәлләнәчәк.