Юлларда чисталык булдыручы хезмәт

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

– Мәгълүм булганча, октябрьнең өченче якшәмбесе Россиядә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Күп санлы  бөтен коллективны чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәме белән котлыйм! Барыгызга да исәнлек-саулык, әйбәт кәеф һәм иминлек телим!

Форсаттан файдаланып, бөтен коллективка  киеренке хезмәтләре, үзара аңлашып һәм бер-берсенә ярдәм итешеп эшләве өчен үземнең  рәхмәтемне җиткерәм.

Юл төзүче һөнәре – иң кирәкле һәм иҗади хезмәт.  Теләсә кайсы төбәк һәм тулаем илнең динамик үсеше, шулай ук халыкның тормыш хәле күбесенчә юл-төзелеш комплексының нәтиҗәләренә бәйле. Юл төзүче эше авыр һәм бу тармакта синең кем – участок начальнигымы яки мастермы, прораб яки машина йөртүчеме, механизатормы яки АБЗ операторымы – булуың мөһим түгел.

Юл хуҗалыгында белгечлекләр күп. Һәр хезмәтчәннең хезмәте мөһим һәм алыштыргысыз. Игелекле һәм кирәкле эшкә катнашың булу – бөтен юл төзүчеләр өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Һәркайсыбызның намуслы эшеннән зур коллективның гомуми нәтиҗәләре һәм иминлеге килеп чыга. Мин ышанам: бездә күпчелек әлеге гади генә хакыйкатьне үтәргә тырыша.

Эшләр турында мин җентекләп тукталып тормыйм. Бары тик вак-төяккә тукталмыйча гына башкарылган эш турында сөйләргә тырышам. Безнең өчен 2014 ел алай ук җиңел булмады. Шуңа да карамастан, мин бүген барлык бүлекчәләрнең һәм, аерым алганда, һәр хезмәткәрнең ипле эшләве, хезмәтне барлык технологик буыннарда төптән уйлап оештыруы аркасында бик күп эшләнде. Бу елга билгеләнгән бөтен нәрсә уңышлы тормышка ашырыла. Быелгы сезон йомгаклары буенча 3 млрд. 400 млн. сум, шул исәптән  “Главтатдортранс”  буенча – 2 млрд. сум, “Идел-Вятскуправтодор” буенча 1 млрд. 400 млн. сум акча үзләштереләчәк. Бүгенге көндә автомобиль юлларын төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлауның гомуми күләме 264  чакрым тәшкил итә. 305 мең  тонна асфальт-бетон катнашма, 20 мең тонна минераль порошок эшләп чыгарылды һәм салынды. 6 млн. тонна төзелеш йөге ташылды, йөк әйләнеше 83 млн. тонна-километр тәшкил итте. Белгәнегезчә, быел без республикада беренче тапкыр Италиянең “Маценза” җайланмасында полимер-битум укмаштыргыч җитештерә башладык һәм аны эшләп чыгаруны уңышлы үзләштердек.

Без башкарган эшләр географиясе зур, әгәр барысын да санап чыксаң,  озакка китәр иде. Шуңа да карамастан, барлык эшләрнең зур өлеше башкарылган объектларны билгеләп үтмичә булдыра алмыйм. Болар – М-7 “Волга” федераль автоюлын, Казан – Оренбург федераль юлының дүрт участогын,  Базарлы Матак – Болгар, Алексеевск –Югары Колок, Базарлы Матак – Мамык, Алексеевск  – Биләр кебек төбәк юллары челтәрләре. Республиканың барлыгы алты районында 37 авылга керү юллары төзелде, шулай ук Казан, Чистай һәм Нурлат юл-урам челтәрләре нормага туры китерелде. 

Бүгенге көнгә кадәр  бөтен кеше һәм техника эшләп торды. Бу бик тә уңай нәрсә. Көндәлек мәсьәләләрне хәл итүдә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук заказчыларыбыз – “Главтатдортранс” һәм “Идел-Вятскуправтодор” ягыннан ярдәм һәм килеп туа торган проблемаларны тиз арада хәл итәргә тырышуларын тоеп яшибез. Бездә муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән чын мәгънәсендә эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Коллективыбыз һәм шәхсән үз исемемнән сезнең барыгызга да рәхмәт.

Төзелеш сезонын тәмамлап, без юлларны кышкы карап тотуга күчәбез. Мәгълүм булганча, 1385 чакрым төбәк һәм федераль юлны карап тотабыз. Күпләр әле белми дә торгандыр, кышкы чорда Яңа Чишмә районы исәбенә без хезмәт күрсәтә торган территориаль юллар озынлыгы артты, бу 224 чакрым дигән сүз.

– Быел, узган еллардагы кебек үк, коллектив саны артты. Бүген штат саны 1319 кеше тәшкил итә. Болар – нигездә 35 яшькә кадәрге яшьләр.

  Узган ел предприятие буенча уртача хезмәт хакы 33 мең сум тәшкил итте. Түләү тоткарлыксыз тормышка ашырыла. Нормаль хуҗалык эшчәнлеге хезмәткәрләргә хезмәт хакыннан тыш матди ярдәмне дә, ел йомгаклары буенча премияне дә тотрыклы рәвештә түләргә мөмкинлек бирә. Бу максатларга бер елда 65 млн. сум тотылды. Узган елның үткән чорында барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 390 млн. сум салым күчерелде.

 Коллективыбызның күп өлеше командировкаларда эшли. Шуңа күрә вакытлы базаларда тиешле көнкүреш шартлары булдырырга тырышабыз. Кешеләргә эшләргә дә, ял итәргә дә яхшы булсын өчен ел саен биредә нинди дә булса яңалык кертелә. Аеруча туклану һәм торак буенча бернинди сораулар да булырга тиеш түгел, моның өчен бернәрсәне дә кызганырга кирәкми.

Үзебезнең ярдәмче хуҗалыгыбыз бар,  ел саен    хезмәткәрләребезне печән һәм ашлык белән тәэмин итәбез. Барлык продукция дә базар бәясеннән түбәнрәк бәягә хезмәт хакы исәбенә бирелә.

 Шуны ышанып әйтә алам, “Алексеевскдорстрой” ААҖ коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә лаеклы һәм киләчәккә ышаныч белән килде. Алга таба да безнең һәрберебез намус белән хезмәт итәр, дип уйлыйм.

Тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International