Бәйрәм белән!

2014 елның 11 октябре, шимбә

– Хөрмәтле авыл эшчәннәре, агропромышленность комплексы хезмәткәрләре! Җирдә яшәүче,  терлекчелектә һәм азык-төлек промышленносте предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче, күп кенә кыенлыкларга карамастан, үсемлекчелек һәм терлекчелек, терлекләр асрау белән шөгыльләнүче бөтен кешене чын күңелдән котлыйм.

Бүген авыл хуҗалыгы  өлкәсендә халыкның икътисадый мәшгуль 13 проценты эшли. Агымдагы чорда 1,3 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе: 25,9 мең тонна сөт, 2,1 мең тонна ит җитештерелде. Районда мөгезле эре терлекләр саны 29 мең баш тәшкил итә, бу – республикада сигезенче күрсәткеч.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең югары профессионализмы, үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, фидакарь хезмәтләре һәм сайлаган эшләренә бирелгәнлекләре хөрмәткә лаек. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте  хезмәткәрләрен, бигрәк тә ветераннарны һәм производство алдынгыларын фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, крестьян бурычына тугры калулары өчен чын күңелдән котлыйм!

Авылда эшләүчеләрнең барысына да  нык сәламәтлек, иминлек, хезмәт эшчәнлекләрендә яңа казанышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм игелеклелек насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International