Республикада һәм районда иң яхшыларны тәбрикләделәр

2014 елның 11 октябре, шимбә

Пирамидага район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, лаеклы нәтиҗәләр күрсәтүче предприятие җитәкчеләре, шулай ук 2014 елгы чәчү һәм урып-җыю кампаниясе барышында аерылып торган механизаторлар, комбайнчылар һәм башка аграр сектор хезмәтчәннәре җыелды. Район башлыгы Владимир Козонков һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусиннан тыш районны “Родина” һәм “Алга” колхозлары рәисләре Ильяс Әхмәтов, Тәлгат Хамматов, механизаторлар Павел Кручинин (“Востокзернопродукт”, Ромодан) һәм Анатолий Исаев (“Ясная поляна”), сөт-консерв комбинаты машина йөртүчесе Рәшит Зарипов та тәкъдим итте. Республика башкаласына шулай ук “ВЗП Билярск” комбайнчысы Алексей Матвеев та чакырылган иде, ләкин ул кабул итүгә бара алмады.

Президент “Родина” колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов һәм механизатор Павел Кручининның эшен аерым билгеләп үтте. Павел Кручинин кыр эшләре алдынгысы булып чыкты, ул “Мега-360” комбайнында 12169 гектардан 2693 тонна ашлык  суктырып алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International