Гадәти булмаган бүләкләре белән укытучыларны гаҗәпләндерделәр

2014 елның 11 октябре, шимбә
Музыка уйнап торды, мәктәп коридоры бәйрәмчә бизәлгән иде, ә эшкә килгән һәр укытучыны укучылар бүләкләр һәм алкышлар белән каршыладылар. Аннары бәйрәм мәктәп коридорында дәвам итте. Концертта биюләр дә, җырлар һәм шигырьләр дә күп булды. Шуның өстенә ул дәрес рәвешендә әзерләнгән иде: укытучыларга яңадан үзләрен укучылар итеп тоярга – мәсьәләләр чишәргә, география дәресен искә төшерергә, рәсем ясарга туры килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International