Икътисад индекслары

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

 Предприятиеләр әйләнеше

 

Ел башыннан бирле бу күрсәткеч район буенча 4 млрд. 154 млн. сум, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  116% тәшкил итте. Шулардан эшләр һәм хезмәтләрнең иң зур күләмен – 2 млрд. сум –  “Алексеевскдорстрой”ААҖ башкарды; Алексеевск сөт-консерв комбинаты  579 млн. сумлык товарлык продукция (үсеш 63%) җитештерде; “Эдем” ЧҖҖ товарлар сатудан 285 млн. сум (үсеш 2%), “Алексеевск керамикасы” 223 млн. сум (үсеш 22%), “Керамика-Маркет” ЧҖҖ 185 млн. сум (үсеш 14%)  алды.

Предприятиеләрнең әйләнешен анализлау күрше районнар белән чагыштырганда (Яңа Чишмә районында – 8,3 млрд. сум, Чистайда, шул исәптән Чистай шәһәрендә) –  5 млрд. сум, Аксубайда –5 млрд. сум, Алексеевскида3,5 млрд. сум, Чирмешәндә – 3,3 млрд. сум, Әлкидә – 1,2 млрд. сум, Спаста – 475 млн. сум, Балык Бистәсендә – 373 млн.сум)   сигез муниципаль берәмлектән әлеге күрсәткеч буенча безнең районның дүртенче позициядә торуын күрсәтте. Анысы да Яңа Чишмә, Аксубай һәм Чирмешән районнарында бик яхшы керем китерүче берьюлы берничә  кечкенә нефть компаниясе эшләү белән бәйләнгән.

 

Промышленность җитештерүе

 

Елның өч кварталында районның промышленность предприятиеләре тарафыннан 810 млн. сумлык продукция җитештерелде. Үсеш 2013 ел белән чагыштырганда 148% тәшкил итте.

Атап әйткәндә, “Сөт иле” – “Алексеевск сөт-консерв комбинаты” җитештерә торган продукция күләме 579 млн. сум яки 163% булды. Ел башыннан бирле сөт әзерләү 32%ка  артты, ә бу 25 мең тонна чимал дигән сүз. Хәзерге вакытта ул көненә 70  тоннага кадәр сатып алына.

“Алексеевск керамикасы” предприятиесе дә продукция сатуны арттыра: җитештерелә  торган товарлык продукция күләме  223 млн. сумга, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 122%ка җитте.

Нәфис әйберләр туку фабрикасында 8 млн. сумлык (үсеш 103%) продукция җитештерелде.

 

Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 1,1 млрд. сумлык акча алынды. Тулай продукциянең үзкыйммәте 1 млрд. 285 млн. сум тәшкил итте.

Елның тугыз аенда сөт җитештерү 25,9 мең тонна яки узган елга карата 106 процент тәшкил итте. Һәр сыердан 3597 кг сөт савып алынды. Ә менә ит җитештерү 2013 елгы дәрәҗәдә диярлек (2,1 мең тонна яки 101%) калды.

Моннан тыш, районда “АПКны үстерү” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2006 елдан алып 2014 елга кадәр шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә кредит оешмалары тарафыннан 759 млн. сумлык 3438 кредит бирелде.

 

Төзелеш

Бу елның 22 төзелеш программасының 18е буенча эшләр төгәлләнде инде. Болар – “Чиста су”, “Уңайлы мохит” программалары, урам яктырткычлары кую, Масловкада ФАП төзү һәм авылларда фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь ремонтлау, Биләр чишмәсен төзекләндерү, “Имәнкәй” лагереның беренче чиратын реконструкцияләү, Сахаровкада күп функцияле үзәк, Гайдар урамында “Пчелка” балалар бакчасы, спорт мәйданчыклары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм полициянең участок вәкилләре өчен торак, ветеринария хезмәте өчен биналар төзү, шулай ук күп фатирлы өйләрне, мәктәпләрне, авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсен, үзәк район хастаханәсе поликлиникасының  икенче чиратын, Ромоданда буаларны һәм җирле әһәмияттәге юлларны капиталь  ремонтлау.
Тагын дүрт программа: “Социаль ипотека”  программасы буенча, ятим балалар өчен тораклар, шулай ук шәхси өй  төзүчеләр тарафыннан торак төзү, Кыркүлдә һәм Левашевода буаларны  ремонтлау төгәлләнеп килә. Мәсәлән, “Керамика-Маркет”ЧҖҖ предприятиесе Просторная урамында 18 фатирлы өй төзүне дәвам иттерә, “Алексеевск МСО-ТАПС” “Имәнкәй” лагереның икенче чиратын төзи. Шулай ук Алга” колхозында терлекчелек комплексы төзү дәвам итә, аны “РАФ” ЧҖҖ
предприятиесе сала.

 Ел башыннан бирле район буенча 11,485 мең  кв. метр торак файдалануга кертелде, бу еллык заданиенең 82%ын тәшкил итә:  104 торак өй сафка бастырылды, аларның 60ы – авыл җирләрендә, 44е – район үзәгендә.

 

Кулланучылар базары

 

Елның тугыз аенда район халкы ваклап сату сәүдә челтәре аша 1 млрд. 33 млн. сумлык товар сатып алды, бу узган елдагыдан 8%ка күбрәк. Шулай ук җәмәгать туклануы әйләнеше 5%ка артты, ул 167 млн. сум тәшкил итте.

Быел Куйбышев урамында “Асыл” сәүдә комплексы ачылу (анда шәхси эшмәкәрләрдән тыш, сәүдә мәйданчыкларын “Пятерочка плюс” та арендалый) һәм “Карусель” базарын киңәйтү исәбенә  сәүдә мәйданчыклары артты. Ә “Эдем”  ЧҖҖ  предприятиесе Казан-Оренбург автоюлында 30 урынлы юл буе кафесы һәм кунакханә төзи, ул кафе белән бер бинада булачак.

 

Керем дәрәҗәсе

 

  

Зур һәм уртача предприятиеләрдә уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе 10%ка артты һәм 19732 сумга җитте: хезмәткә түләү фонды 1,2 млрд. сум тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакы “Алексеевскдорстрой”, “Алексеевск керамикасы”, сөт-консерв комбинаты, “РАФ”, “Керамика-Маркет” һәм “Элита” предприятиеләрендә.

Авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы район буенча 13741 сум тәшкил итте. Ә менә пенсияләрнең уртача күләме – 9471  сум. Тугыз айда барлыгы район пенсионерларына 688 млн. сум акча түләнде.

 

 Рәсми эшсезлек

Районда эшсезләр саны 93 кешегә кимеде. 1 октябрьгә эшләмәүчеләр саны 105 кеше тәшкил итте, бу районда яшәүче кешеләрнең гомуми санының 0,81%ы.

 

 

Демографик хәл

 

Районның демографик хәлендә халык санының кимүе күзәтелә: елның тугыз аенда 254 сабый дөньяга килде, бу – узган елдагыдан 1 балага күбрәк. Әлеге  чорда үлүчеләр саны 2013 ел белән чагыштырганда 59 процентка артты һәм 322 кеше тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International