Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: малайлар арасында Гадел Каюмов җиңүче булды, ә икенче урында – Вячеслав Корнилов, көчле өчлекне Виктор Ульянко япты. Кызлар арасында Мария Мякашкина иң яхшысы булды, Аксана Йосыпова – көмеш призер, кискен көрәштә республика беренчелеге призеры Валерия Пашагинаны җиңеп, призлы урыннан тыш, әле тагын “Җиңүгә омтылыш” призын да яулаган Ольга Андрякова бронзага лаек булды.
Җиңүгә омтылыш өчен шулай ук Алексеевск бистәсеннән Александр Кузьмин һәм Кр. Бараннан Владислав Иванов та бүләкләнде. Турнирның иң яшь катнашучылары: 2007 елда туган Михаил Сяркин һәм 2004 елгы Анастасия Пашагина да махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Эчке эшләр бүлеге спортзалы бинасында дәресләр алып баручы Алексеевскиның Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең өстәл теннисы буенча тренеры Татьяна Буланованы бүләкләү көчле алкышлар һәм махсус приз тапшыру белән каршы алынды. Ярышлар барышында Татьяна Александровна, күптән инде әлеге спорт төре белән шөгыльләнгәне булмаса да, барлык яшь спортчыларны җиңеп барды.