Тышкы яктан мондый комплекс гадәти ике фатирлы өй кебек күренә, ләкин аның торак өлешен барлык уңайлыклары, аерым җылыту системасы һәм яңа җиһазы булган бинаның беренче яртысы гына тәшкил итә, икенчесе исә гражданнарны кабул итү һәм турыдан-туры участковыйга эшләү өчен билгеләнгән эш кабинеты. Монда язу өстәле, шкафлар, халыкка хәбәр итү өчен стендлар гына түгел, ә бәлки заманча компьютер техникасы: мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр, шул исәптән Бөтендөнья пәрәвезе һәм бердәм мәгълүматлар базасы белән тәэмин ителгән факс, принтер, ксерокс һәм ноутбук та бар, бу тәртип саклаучыларга оператив төстә эшләргә генә түгел, ә бәлки теге яки бу граждан турында район үзәгенә барып йөрмичә генә турыдан-туры урында бөтен кирәкле мәгълүматлар алу мөмкинлеге дә бирә. Бу исә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә үзләре карамагындагы территорияләргә күз-колак булып торырга һәм әлеге торак пунктларда яшәүче кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә җиңелрәк булачак дигән сүз.
Полициянең өлкән участок вәкиле, майор Навил Хәмидуллин хезмәт күрсәтә торган Зур Полянка – районның дүрт зонасыннан иң зурысы, ул дүрт эре торак пунктны үз эченә ала, аларда 2000нән артык кеше яши. Шулай булгач, тантаналы шартларда административ-торак комплекс ачкычын тапшырганда участковый йортын ачуда катнашкан район башлыгы Владимир Козонков, эшләр җитәрлек, дип билгеләп үтте. Ә хәзер моның өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган.
– Мин 2001 елдан участковый булып эшлим, – ди Навил Рамил улы, – тик ул чакта минем участогымда бары тик Урманасты Шунталысы гына иде. Аннан аңа Зур Полянка, аннары Зур Тигәнәле, ә өч ел элек тагын Родникины да куштылар. Хәзер бер баштан икенчесенә кадәр юлымның озынлыгы 50 километрга якын тәшкил итә. Без хатыным Фәния, кызларым Ландыш һәм Эльмира белән Урманасты Шунталысында, административ зонаның иң чигендә диярлек яшәдек, шуның өчен бик күп вакытымны юлда үткәрергә туры килә иде. Административ-торак комплекс участокның кыл уртасында урнашкан, хәзер хокук ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә, билгеле инде, миңа да уңайлы. Өстәвенә соңгы елларда Зур Тигәнәле һәм Родники авылларына кешеләр күп кайта, шул исәптән имин булмаган гаиләләр дә, алар арасында эчкечеләр дә, хөкем ителгәннәр дә, начар гадәтләре аркасында түбәсез калган кешеләр дә бар. Төп халык аерым проблемалар тудырмый, ә менә кайткан гражданнар вак-төяк урлауларга барырга да чирканмыйлар, җәмәгать урыннарында исерек килеш тәртип тә бозалар.
Үзенең иркен участогында йөрергә полиция майорына 2006 елның декабрендә республиканың элеккеге эчке эшләр министры Әсгат Сәфәров яхшы хезмәт иткән өчен биргән “Нива” автомобиле булыша.
Яңа өйгә күчү шатлыгын хуҗалары белән уртаклашырга шулай ук полициянең җирле бүлегенең эшләүчеләр составы, Татарстан эчке эшләр министры Дамир Диннеулов һәм башка кунаклар да килгән иде. Алар участковыйның эш кабинетында да, төзекләндерелгән өч бүлмәле фатирында да булдылар, үз хезмәткәрләренә яшәү һәм эшләү өчен республика программасы буенча тудырылган яңа шартларга лаеклы бәя бирделәр. Дамир Равил улы ассызыклап үткәнчә, бу ел азагына Татарстанда участковыйларның шундый 160 өе төзеләчәк, ләкин безнең районда бу программа төгәлләнде, чөнки барлык дүрт зонада да алар төзелгән инде. Хәзер участковыйлар халыкка якынайды, һәм бу бик уңай күренеш, чөнки алар янәшәсендә хәзер аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм беркетелгән участокларда законны үтәргә чакырылган кешеләр яши.
Сүз уңаеннан
Бүләкләргә Навил Хәмидуллин белән Ялкын административ зонасына хезмәт күрсәтүче Фәнил Идрисов кына түгел, ә бәлки Владимир Козонков та лаек булды. Полициянең участок вәкилләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан халыкны социаль-хокукый яклау дәрәҗәсен күтәрүгә һәм аларны матди яктан тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен ул республика Эчке эшләр министрлыгы символикасы төшкән кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.