Бәйрәм белән!

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

– Хөрмәтле пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары!  “Әлеге дата – өлкән буынга яшьләрен исләренә төшерү өчен түгел, ә әтиләребез һәм әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерү мөмкинлеге бирә.

Сез гомерегез буе игътибар, хөрмәт һәм ихтирам казандыгыз. Сезнең һәркайсыгыз авыр сугыш һәм хезмәт юлын уздыгыз. Сез безнең терәгебез һәм барлык башлангычларда хуплаучыларыбыз, алмаштыргысыз ярдәмчеләребез, күңелебезгә кадерле һәм якын кешеләр. Сез сугыш елларының барлык авырлыкларын үзегездә татыдыгыз, тыныч тормышта намус белән хезмәт иттегез.

Без сезнең районыбызның киләчәк үсеше өчен мөһим булган бай тормыш тәҗрибәгезне бәялибез. Хезмәтегез, түземлелегегез һәм сабырлыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне кабул итегез. Барлык алексеевскилылар исеменнән сезгә тормышка сүнмәс дәрт, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннарыгызның мәхәббәтен тоеп яшәвегезне телим. Бәхет һәм уңышлар сезгә!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International