Эх, ярминкәләре!

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Киң ассортиментта сөт һәм сөт продуктлары, ит, шул исәптән, яшелчә, карабодай, арпа, солы, төргәкләрдә печән, черемә, такта, утын, себерке, бодай, ашлык; дуңгыз балалары, бозаулар тәкъдим ителәчәк. Печән, салам, черемә сатып алырга теләүчеләргә 2-42-60, 2-42-50 телефоннары буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә шалтыратып гариза бирергә кирәк.

Бу көнне сатып алучылар шулай ук  төрледән-төрле азык-төлек һәм көнкүреш товарлары сатып алырга мөмкин. Сәүдә барышында район үзәге, Биләр халкы һәм кунаклары алдында үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясаячак, ә балалар өчен спорт ярышлары һәм конкурслар оештырылачак. Моннан тыш, көзге ярминкә программасында яшелчәләр композициясе күргәзмәсе, коймак белән чәй эчү булачак.

Бер көн алдан, 5 октябрьдә, районның авыл хуҗалыгы продукциясе Татарстан башкаласының Чехов базарында тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International