Бина үзе уникаль һәм бик зур. Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, әлеге объектның планы баштан бер типтагы иде, ләкин урынның шартлары аркасында аңа үзгәрешләр кертелде – фундаментына субайлар һәм текә түбәләр өстәлде. Бу аны уникаль итте. Үзенең күләме буенча да ул районда иң зур бина, чөнки өч корпустан тора, аларның гомуми мәйданы биш мең квадрат метрга якын тәшкил итә. Планлаштыру, бизәкләү һәм яктырту заманча таләпләргә җавап бирә: дәресләр үткәрү өчен иркен бүлмәләр һәм йокы бүлмәләре, киң ишекләр һәм күп кенә башкалар. Төзүчеләр нәни алексеевскилыларга анда уңайлы булсын өчен барысын да эшләгәннәр.
Әлеге балалар бакчасы, уңайлы шартларыннан тыш, районда булган барлык мәктәпкәчә балалар учреждениеләреннән күп санлы хезмәтләре һәм балаларны үстерү өчен мөмкинлекләре белән аерылып тора. Чөнки анда баланы үстерү үзәге эшләячәк, ул балчыктан әвәләп ясау, иҗади конструкцияләү, бию, шахмат, театр түгәрәкләрен һәм өстәмә физкультура сәгатьләрен үз эченә ала. Вакыт узу белән түгәрәкләр саны артачак.
Әлеге учреждение штаты 65 кешедән тора, бу һәр балага тәрбиячеләр ягыннан гына түгел, ә өстәмә белем бирү педагогларыннан да җентекле игътибар бирүне тәэмин итәргә тиеш. Моны “Пчелка”ның мөһим өстенлеге буларак күп кенә ата-аналар билгеләп үтә. Мисалга, бистәнең икенче очында яшәүче Тигран Мартиросян, төркемдә балалар санының аз булуы тәрбиячеләргә балаларга күбрәк игътибар бирергә мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнә:
– Моңа кадәр без биш яшьлек кызыбыз Анжелинаны 4нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасына йөрткән идек, анда бер төркемдә 27 кеше, ә биредә әлегә нибары 7әү генә. Монда балабызга игътибар күбрәк булачак. Шуның өстенә төркемдә логопед бар. Бу бик әйбәт – хәзер бала белән шөгыльләнсеннәр өчен өстәмә акча түләп торырга кирәкми. Ә ерак юл безне куркытмый, хатыным эшли торган урын биредән ерак түгел – хәзер аны һәм кызыбызны машина белән йөртәчәкмен. Юл проблемасы булмаячак.
Хәзер Просторная урамында яшәүче Шатковлар гаиләсенең дә юл проблемасы булмаячак, чөнки моңа кадәр алар өч яшьлек улларын 4нче башлангыч мәктәп-балалар бакчасына йөрткәннәр Хәзер алар бирегә йөртәчәкләр.
– Һәр көнне бистәнең икенче очына йөрү авыр һәм уңайсыз иде, – ди Анастасия Шаткова. – Ирем Алексей кайчак командировкаларга китә һәм баланы бакчага илтү бер проблемага әйләнә иде. Бик иртә торып, транспорт эзләргә туры килде... Хәзер инде юл аркылы гына чыгасы, һәм без инде бакчада. Бик уңайлы. Бакча үзе дә әйбәт, заманча.
Район башлыгы Владимир Козонков, балалар, ата-аналар, персонал һәм төзүчеләр алдында тантаналы ачылышта чыгыш ясап, шушы мәктәпкәчә учреждениене сафка керткәннәре өчен бөтен кешегә рәхмәт әйтте. Ул, башлык фикеренчә, якын елларга бистәнең социаль проблемаларының берсен юкка чыгарган:
– Бүген без зур социаль проблеманы – балаларыбызны, яшь әниләребезне балалар бакчалары белән тәэмин итү проблемасын юкка чыгардык. Моннан берничә ел элек без мондый проблеманы белми дә идек. Хәзер табигый үсеш бара, һәм балалар бакчаларында урыннар җитешми башлады. Объект зур, әһәмиятле. Бәясе – 120 миллион сумнар чамасы, тугыз айда төзелде: төзелеш гыйнварда башланды, 1нче майда беренче кирпече салынды, һәм менә без бүген аны тәкъдир итәбез. Безнең район гына түгел, ә бәлки республика дәрәҗәсендә килеп чыкты әлеге мәһабәт бакча. Районның бөтен кешесенә, төзелешнең соңгы этабында төзекләндерүдә катнашкан химаячеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. Ата-аналарга да, балаларга да бу бакчаның аларны сөендерүен, балаларның бирегә бик теләп йөрүен телим.
Ачылышта катнашкан Татарстан Республикасы төзелеш министры Ирек Фәйзуллин да төзүчеләр һәм бакчаның яңа хуҗаларына җылы сүзләр әйтте:
– Бу – быел республикада төзелә торган 55 балалар бакчасының берсе. Хакимияткә әлеге бакчаны юллап йөргәндә күрсәткән үз дигәненә ирешүчәнлеге, Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка бу, шулай ук район территориясендә тормышка ашырыла торган барлык проектларда актив катнашканы өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Главинвестстрой һәм “Керамика-Маркет” подряд оешмасына шушы искиткеч матур объект өчен рәхмәт әйтәм. Балаларыбызга һәм оныкларыбызга менә шундый бакчада бала чакларын бәхетле үткәрүләрен телим.
“Керамика-Маркет” директоры Алексей Банницин балалар бакчасы мөдире Надежда Тарасовага бакчаның символик ачкычын һәм бүләк: кар көрәү техникасы сатып алырга сертификат тапшырды. Ата-аналар исеменнән төзүчеләр һәм район җитәкчелегенә Анастасия Шаткова рәхмәтен җиткерде.
Ачу тантанасында шулай ук ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та катнашты.
Бала-чага символик тасманы кискәннән соң ата-аналар һәм кунаклар өчен “Пчелка” буйлап экскурсия оештырылды һәм зур булмаган концерт күрсәтелде.