Чара барышында аерым игътибар юл хәрәкәтендә катнашучылар һәм хокук бозучылар – җәяүлеләр, машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрүгә бирелде. Шулай ук форпостчылар укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрне “зебра” буенча үткәрделәр, бу исә транспорт хәрәкәте вакытында юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында аларның исләренә төшерү өчен эшләнде.
- Без, өлкәннәр, –ди “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Лилия Кашапова, – балаларда кече яшьтән урамнарда һәм юлларда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләргә тиешбез. Машина йөртүчеләргә, үз чиратларында, җәяүлеләргә һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән рульдә үзләрен дөрес тоту турында онытмаска кирәк.